Популяр яңалыклар 24.06.2026

«Татар кызы-2026» бәйгесенең җиңуче- Балтач районы кызы Динә Зарипова

Әлмәт шәһәрендә «Татар кызы – 2026» республика бәйгесенең финалы узды. Финал этабында Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 11 кыз катнашты.

Ике атна дәвамында катнашучылар белем бирү һәм мәдәни программа кысаларында татар халкының тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, үз проектларын тәкъдим иттеләр һәм финал чыгышына әзерләнделәр.

Бәйгенең төп титулына Татарстан Республикасының Балтач районы гүзәле Динә Зарипова лаек булды. Аңа милли хәситә, калфак һәм 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Шулай ук Динә Зарипова Республикабызны бәйгенең Төркмәнстанда узачак Халыкара этабында тәкъдим итәчәк.

Фото: https://vk.com/tatarkizi_official

Главная Программа Видео Шортс Поиск