Популяр яңалыклар 26.06.2026

Казанда 9 һәм 11 нче сыйныф чыгарылыш укучылары өчен гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узды

Казанда ел саен үткәрелә торган гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе быел шәһәрнең якынча 200 мәктәбеннән 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларын берләштерде. Бәйрәм «Казан» гаилә үзәге янында ачык һавада узды һәм меңләгән чыгарылыш укучысын җыйды.

Концерт программасында яшь башкаручылар белән беррәттән Республика һәм Россия күләмендә танылган артистлар да чыгыш ясады. Сәхнәдә rebless, «хопелес» һәм «Дожди июня» төркемнәре, ВАНФИ һәм ЙОЛО чыгыш ясады. Татар музыкасын сөючеләр өчен Beku, «Дышать» һәм DJ Сөләйман үз иҗатларын тәкъдим итте. Кичәнең төп вакыйгасы исә «Моя Мишель» төркеменең концерты булды. Музыкантлар тамашачыларга иң популяр җырларын һәм яңа композицияләрен бүләк итте.

Гомумшәһәр чыгарылыш кичәсен Казан шәһәре мэриясе, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Мәгариф идарәсе оештырды.

Блогерларыбыздан обзор бик тиздән социаль челтәрләрдә!

Источник фотографии: Казан шәһәре Башкарма комитетының «Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты. Фотографлар:Андрей Черногузов, Арина Евдокимова

Главная Программа Видео Шортс Поиск