27 июньдә Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә
Татарстан халкын һава шартларының начараюы турында кисәттеләр. Ашыгыч хезмәтләр хәбәр иткәнчә, 27 июньгә каршы төндә һәм көндез республика территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшенле яңгыр һәм секундына 15–17 метрга кадәр җиткән көчле җил көтелә.