Кызыклы фактлар 23.06.2026

Месси яңадан тарих язды: футболдагы иң гаҗәеп рекордлар

Аргентина җыелма командасы лидеры Лионель Месси 2026 елгы дөнья чемпионатында тагын бер тарихи казанышка иреште. Аргентина - Австрия матчтында ике туп кертеп, ул дөнья чемпионатлары тарихындагы иң күп гол кертүче футболчыга әверелде. Хәзер аның активында мундиальләрдә 18 гол бар.



Ләкин футбол тарихында башка да гаҗәеп рекордлар бар.

Иң нәтиҗәле матч

2002 елда Мадагаскар чемпионатында «АС Адема» командасы «Стад Олимпик Л’Эмирн» клубын 149:0 исәбе белән җиңде.


Җыелма командалар арасында иң зур җиңү

Австралия командасы 2001 елда Америка Самоасын 31:0 исәбе белән җиңде.


Дөнья чемпионатындагы иң тиз гол

Төркия футболчысы Хакан Шюкюр 2002 елгы чемпионатта тупны матч башланганнан соң 11 секунд узгач ук кертте.


Карьерасында иң күп гол кертүче

Криштиану Роналду рәсми матчларда 900дән артык гол авторы булды.


Дөнья чемпионатында иң яшь футболчы

Норман Уайтсайд 1982 елгы мундиальдә 17 яшь тә 41 көнлек вакытында уйнады.


Дөнья чемпионатында иң өлкән футболчы

Мисыр капкачысы Эссам Аль-Хадари 45 яшь тә 161 көндә дөнья чемпионатында мәйданга чыкты.


Иң күп тамашачы җыйган матч

1950 елгы Бразилия белән Уругвай арасындагы финалны «Маракана» стадионында якынча 200 мең кеше карады.


Главная Программа Видео Шортс Поиск