Яңалыклар

Төньяк боланының иң яраткан ризыгы - гөмбә
Кызыклы фактлар

Төньяк боланының иң яраткан ризыгы - гөмбә

Төньяк боланы тундрада яши. Евразиядә алар күпләп Россиядә генә калган. Ерак Себернең кырыс табигать шартлары боланны азыкка талымсыз булырга өйрәткән. * Боланга елның күп вакытын азыкны кар астыннан табарга туры килә. Кайчак азык эзләп, көненә 20-30 км юл уза. * Алар мүк, кош йомыркалары, вак кимерүчеләр белән дә тукланалар. Көзен гөмбә ашап, май запасы туплыйлар. * Боланнарны туңудан тире астындагы 6-8 см калынлыктагы май катламы саклый. * Болан сөте сыерныкыннан биш тапкыр майлырак, шуңа күрә болан баласы тиз үсә. * Төньяк боланы – ультрамиләүшә спектрда күрә торган бердәнбер имезүче хайван. Боланнарның башка төрләрендә мондый үзенчәлек юк. * Боланның тоягы ел фасылына карап үзгәрә. Җәен анда йомшак мендәрчек үсә, бозда таеп егылмасын өчен, кышка ул юкка чыга. * Болан мөгезен һәр ел саен алыштыра. Анда кальций һәм башка файдалы элементлар күп, мөгез җирдә озак ятмый, кимерүчеләргә, бөҗәкләргә азык була. * Боланның уртача гомер озынлыгы – 30 ел. * Болан күз төсен үзгәртә торган бердәнбер хайван. * Карда әлеге имезүчеләр тояклары тирәсендә үскән каты чәчләре аркасында эз калдырмыйлар диярлек. Ә киң тояклары аларга карга батмаска ярдәм итә. * Әлеге боланнар искиткеч яхшы йөзәләр, алар бозлы Төньяк елгаларын да тыныч кына кичә алалар. * Боланнар даими рәвештә зур көтүләр булып яшиләр, ә миграция вакытында гигант көтүләргә кушылалар. Бу көтүләрне узу өчен берничә сәгать вертолет белән барырга кирәк булыр иде.      

04.02.2026
1 2 3 4 5 ... 378 Next
Главная Программа Видео Шортс Поиск