Канал яңалыклары 27.03.2026

Яңа проектлар һәм җанлы аралашу: «ШАЯН ТВ» белән Түбән Камада очрашу ничек узды

Кичә «ШАЯН ТВ» телеканалы командасы «Адымнар-Нижнекамск» полилингваль гимназиясе һәм Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары белән очрашу үткәрде.

Источник фотографии: ШАЯН ТВ

Чара җылы һәм күңелле мохиттә узды: укучыларга каналның яңа проектлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Моннан тыш, балаларга «ШАЯН ТВ» сайтының яңартылган версиясен тәкъдим иттеләр – анда хәзер тапшырулар карарга, яңалыклар укырга һәм соңгы яңартуларны күзәтеп барырга мөмкин.

Укучылар өчен интерактив программа әзерләнгән иде: балалар уеннарда актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм төрле биремнәр үтәделәр, үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Очрашу бик күңелле һәм истә калырлык итеп узды: укучылар кунаклар белән кызыксынып аралаштылар, сораулар бирделәр һәм үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар «ШАЯН ТВ» белән якыннанрак танышырга һәм яраткан тапшыруларның ничек барлыкка килүен аңларга ярдәм итә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск