Канал яңалыклары 27.03.2026

Яр Чаллы укучылары «ШАЯН ТВ» белән очрашты

«ШАЯН ТВ» телеканалы командасы  Яр Чаллы шәһәрендәге Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат һәм Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары янында кунакта булды.

Источник фотографии: ШАЯН ТВ

Очрашу җылы һәм күңелле мохиттә узды: укучыларга каналның яңа проектлары турында сөйләделәр һәм киләчәккә планнар белән уртаклаштылар. Шулай ук балаларга «ШАЯН ТВ» сайтының яңартылган версиясен тәкъдим иттеләр — анда хәзер тапшырулар карарга, яңалыклар укырга һәм соңгы яңалыклардан хәбәрдар булырга мөмкин.

Укучылар өчен интерактив программа оештырылды: балалар уеннарда теләп катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм төрле биремнәр үтәп, үзләренең активлыгын һәм тапкырлыгын күрсәттеләр.

Чара бик җанлы һәм кызыклы узды: укучылар кунаклар белән рәхәтләнеп аралаштылар, сораулар бирделәр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мондый очрашулар «ШАЯН ТВ»ны якыннанрак белергә һәм яраткан тапшыруларның ничек барлыкка килүен аңларга ярдәм итә.








Главная Программа Видео Шортс Поиск