Бүген Мәчеләргә хөрмәт көне билгеләп үтелә
28 март — йорттагы йомшак дусларга күбрәк игътибар бирү өчен менә дигән сәбәп.
Бүген игелекле бәйрәм — Мәчеләргә хөрмәт көне билгеләп үтелә. Ул кешеләр белән күптәннән янәшә яшәүче йорт хайваннарына багышланган.
Бу көнне мәчеләрне "тәмнүшкәләр" белән сыйлыйлар, аларга уенчыклар бүләк итәләр һәм күбрәк уйныйлар. Бу – хайваннарга көн саен игътибар һәм кайгырту күрсәтергә кирәклеген искә төшерү өчен яхшы мөмкинлек.