Яңалыклар

Ясалма интеллект белән ничә яшьтән кулларнырга ярый
Кызыклы фактлар

Ясалма интеллект белән ничә яшьтән кулларнырга ярый

Күпчелек популяр ясалма интеллект сервисларында шәхси аккаунтны 13 яшьтән башлап теркәргә мөмкин. Әмма 13 яшьтән 18 яшькә кадәрге үсмерләр өчен ата-аналар ризалыгы кирәк булырга яки өстәмә куркынычсызлык чаралары кулланылырга мөмкин. Шул ук вакытта МДУ белгече Иван Оселедец фикеренчә, балалар ясалма интеллект мөмкинлекләрен якынча 10 яшьтән аңлырак куллана башлый. Бу яшьтә аналитик һәм тәнкыйди фикерләү үсә, шуңа күрә нейрочелтәрләр белән танышу нәтиҗәлерәк була. Эскпертлар киңәше буенча, башта ясалма интеллектны ата-аналар яки укытучылар белән бергә өйрәнү файдалы, ә аннан соң мөстәкыйль куллануга күчәргә мөмкин. Кыскача: • 10 яшькә кадәр — ясалма интеллектны өлкәннәр белән бергә куллану яхшырак. • 10 яшьтән — уку һәм иҗат өчен нейрочелтәрләр белән таныша башларга мөмкин. • 13 яшьтән — күпчелек сервисларда шәхси аккаунт теркәргә мөмкин. • 18 яшькә кадәр — гадәттә өстәмә куркынычсызлык чаралары кулланыла.

11.06.2026
Казанда Россия көне: концертлар, күңел ачулар һәм бәйрәм салюты
Популяр яңалыклар

Казанда Россия көне: концертлар, күңел ачулар һәм бәйрәм салюты

Казанда Россия көне: концертлар, күңел ачулар һәм бәйрәм салюты 12 июнь көнне илебездә зур бәйрәм узачак! Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен дә бу көнне шәһәрдә концертлар, иҗади чыгышлар, гаилә белән ял итү өчен төрле чаралар һәм бәйрәм акцияләре узачак. Бәйрәмнең төп мәйданы Гаилә үзәге «Казан» янындагы территориядә урнашачак. Көн дәвамында кунакларны күңел ачу программалары, интерактив мәйданчыклар һәм артистлар чыгышлары көтә. Кич белән биредә зур бәйрәм концерты узачак. Сәхнәгә «Корни» төркеме, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм «Сова» төркеме чыгачак. Тамашачылар өчен популяр рус һәм татар җырларын берләштергән бай музыкаль программа әзерләнгән. Бәйрәм чаралары шәһәрнең башка мәйданчыкларында да узачак. Паркларда һәм иҗтимагый киңлекләрдә концертлар, остаханәләр, иҗади чыгышлар һәм гаилә белән ял итү өчен төрле активлыклар оештырылачак. Россия көне Казансу елгасы өстендәге матур салют белән тәмамланачак. Ул 22:00 сәгатьтә башланачак һәм бәйрәмнең иң истәлекле мизгелләренең берсе булачак. Әгәр сез бәйрәм көнендә кая барырга икәнен әле хәл итмәгән булсагыз, Россия көне – гаилә белән саф һавада ял итү, дуслар белән очрашу һәм җәйге Казанның бәйрәм атмосферасын тою өчен менә дигән мөмкинлек.

11.06.2026
Маҗаралар турында кызыклы мультфильмнар
Кызыклы фактлар

Маҗаралар турында кызыклы мультфильмнар

Маҗаралар, көтелмәгән вакыйгалар һәм батыр геройлар турында мультфильмнар яратасыңмы? Алайса бу мультсериаллар нәкъ синең өчен! 1. «Энвелл кахарманнары» Гади мәктәп укучылары кинәт компьютер уены эченә эләгә. Өйләренә кайту өчен аларга катлаулы сынаулар үтәргә, дошманнар белән көрәшергә һәм күп серләрне ачарга туры киләчәк. Бу мультсериал дуслык, батырлык һәм маҗараларга бай. 2. «Агент 203» Зоя исемле кызның тормышы бер көндә үзгәрә: ул чит планетадан килгән Улава белән таныша. Алар бергәләп Җирне куркынычлардан саклыйлар, серләрне ачалар һәм галәм буйлап кызыклы маҗараларга юлыгалар. 3. «Джи-Джи Бонд: Суперузышчы» Киләчәк технологияләре, тизлек һәм мавыктыргыч ярышлар дөньясына рәхим итегез! Джи-Джи Бонд төрле сынауларны җиңеп чыга, үз максатына ирешә һәм чын җиңүнең батырлык белән дуслыктан башлануын күрсәтә. Ни өчен бу мультфильмнарны карарга кирәк? Алар батыр булырга, үз көчеңә ышанырга һәм авырлыклардан курыкмаска өйрәтә. Ә иң мөһиме — һәр серия тамашачыны яңа маҗаралар дөньясына алып керә. Кайда карарга? Барлы мультсериалларны «ШАЯН ТВ» сайтында карарга мөмкин

10.06.2026
Главная Программа Видео Шортс Поиск