Россия Мәгариф министрлыгы: 9 сыйныфны тәмамлаучыларның укуын дәвам итү хокукы гарантияләнгән
Россия Мәгариф министрлыгы искәрткәнчә, төп гомуми белем турында аттестат алган һәр 9 сыйныф чыгарылыш укучысы белем алуын дәвам итәргә хокуклы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң укучылар 10 сыйныфта укуны дәвам итә яки көллияткә укырга керә ала.
Ведомство хәбәр иткәнчә, урта гомуми яки урта һөнәри белем алу – һәр гражданның Конституция белән гарантияләнгән хокукы. Шуңа күрә 9 сыйныфтан соң белем алу мөмкинлеге һәр чыгарылыш укучысы өчен тәэмин ителергә тиеш.
Шул ук вакытта мәктәпләр аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче профильле сыйныфлар оештыра ала. Мондый сыйныфларга кабул иткәндә шәхси сайлап алу яки керү сынаулары үткәрү рөхсәт ителә. Әгәр укучы бу сынауларны уңышлы үтә икән, аны кабул итүдән баш тартырга ярамый.
Әгәр укучы тәмамлаган мәктәптә буш урыннар булмаса, төбәк яки муниципаль мәгариф органнары аңа башка гомуми белем бирү мәктәбендә урын табарга тиеш.
Министрлык шулай ук ата-аналар һәм законлы вәкилләрнең рәсми сайттагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе, «кайнар линия» һәм башка рәсми элемтә каналлары аша турыдан-туры мөрәҗәгать итә алуын искәртте.