Популяр яңалыклар 10.07.2026

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, һава торышының үзгәрүе көтә. Шимбә көнне республикада җылы җәйге һава торышы сакланса, якшәмбедән салкынчарак булачак, ә яңгырлар яву ихтималы артачак.

11 июль, шимбә көнне, төнлә һава температурасы +13…+18 градус булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез һава +23…+28 градуска кадәр җылыначак.

12 июль, якшәмбе көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +13…+18 градус, көндез исә +20…+25 градус тәшкил итәчәк.


Главная Программа Видео Шортс Поиск