Мәгариф министрлыгы балалар өчен гаджет куллану вакытын тәкъдим итте
Россия Мәгариф министрлыгы төрле яшьтәге балалар өчен цифрлы җайланмалардан куркынычсыз файдалану буенча тәкъдимнәр әзерләде. Документта экран каршында үткәрергә киңәш ителгән вакыт нормалары һәм ялны дөрес оештыру буенча киңәшләр урын алган. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
Белгечләр 2–3 яшькә кадәрге балаларга мөмкин кадәр гаджетлар кулланмаска киңәш итә.
Төрле яшьтәге балалар өчен тәкъдим ителгән вакыт:
• 2–3 яшь — көненә 20 минуттан артык түгел;
• 3–7 яшь — 1 сәгатькә кадәр;
• 7–11 яшь — 1,5 сәгатькә кадәр;
• 11–16 яшь — көненә 2 сәгатькә кадәр.
Телевизор карау буенча да киңәшләр бирелгән. 3–7 яшьлек балаларга — көненә 30 минуттан артык түгел, 8–10 яшьтәгеләргә — якынча 1 сәгать, 11–14 яшьтәгеләргә — 2 сәгатькә кадәр, ә 14 яшьтән өлкәнрәкләргә көненә 3 сәгатьтән артык түгел һәм мәҗбүри тәнәфесләр белән карарга киңәш ителә.