Өстәл уеннары татарча!
Борын-борын заманда, телефоннар булмаганда, «Wi-Fi» өйгә кермәгәндә, «VPN»ны белмәгәндә балалар кичләрен әти-әниләре белән җыелышып, өстәл уеннары уйнаганнар, ди. Без сиңа татарча өстәл уеннарын тәкъдим итәбез!
«Хәрәкәт». Бу татар телендәге беренче өстәл уены! Аны гаилә яки дуслар белән, зур яки кечкенә төркемнәрдә уйнап була. Уенның максаты – кирәкле сүз яки гыйбарәне сүзләр, ишарәләр яки рәсемнәр ярдәмендә аңлатып, финишка беренче килү.
«Акыллы көрәш». Әлеге уенда татар халкы тарихы, гореф-гадәтләре турында 360 сорау урын алган. Кагыйдәләр дә гади: алып баручы карточкадан сорау бирә, уенчылар махсус маркер белән стикерга җавапны сан рәвешендә язып куя. Стикерларны бар уенчы да җавап биргәч кенә ачалар. Аннары дөрес җавапка яки аңа якын җавапка зилант формасындагы фишкалар белән ставка ясала. Алып баручы карточканың артына язылган җавапны игълан итә. Уен мәйданында дөрес җавапны әйткәннәр яки иң якын килгәннәр хәрәкәт ясый.
«Әкият». «Имаджинариум»ның татарча версиясе. Уенчыларга 6 рәсем, «Бу бит күзгә күренеп тора» карточкасы һәм зилант фишкалары бирелә. Бер уенчы рәсем сайлап, аңа ассоциация әйтә һәм каплый. Калганнар да үз карточкаларыннан туры килгәнен сайлый. Карточкалар буталып ачыла, уенчылар беренче уйнаучының картасын табарга һәм «Бу бит күзгә күренеп тора» карточкасын куярга тиеш. Дөрес тапканнар фишкалар белән алга хәрәкәт итә.
«Милли хәзинә». Уен 55 карточкадан тора. Һәр карточкада 8 рәсем һәм шуларның барыбер берсе башка карточкадагы рәсем белән туры килә. Гомумән 57 символ бар. Бу танылган язучылар, һәйкәлләр, татарларның гореф-гадәтләре белән бәйле предметлар, һәм хәтта милли ашлар кебек әйберләр булырга мөмкин. Әлеге уен игътибарны яхшырта.
«Туган як». Барыбызга да таныш лото уенының татарча варианты. Уен балаларның сөйләм телен үстерә, сүз байлыгын арттыра. Кагыйдәләр: уенчыларга битләр таратыла. Алып баручы очраклы рәвештә фишкаларны күрсәтә. Уенчылар үз битләрендәге рәсемне танып, аның исемен әйтә һәм фишканы ала. Беренче булып битен тулысынча фишкалар белән каплаган уенчы җиңә.