30 октябрьдә Россиядә тренер көне билгеләп үтелә.
Бу безне спортка өйрәтүче, көчлерәк, кыюрак булырга һәм авырлыклардан курыкмаска ярдәм итүче кешеләрнең бәйрәме.
Тренер – күнегүләр күрсәтүче генә түгел. Ул хуплый, киңәш бирә, безнең уңышларга шатлана һәм берәр нәрсә килеп чыкмаса, ярдәм итә. Тренерлар спорт мәктәпләрендә, секцияләрдә, бассейннарда һәм фитнес-клубларда эшлиләр. Бу көнне спортчылар тренерларына «рәхмәт»әйтәләр. Открытка ясарга, рәсем ясарга, зур булмаган чыгыш әзерләргә яки яхшы сүзләр әйтергә мөмкин. Ә тагын тренер өчен иң яхшы бүләк-тырышып күнегүләр ясау һәм яңа җиңүләргә ирешү. Тренерлар көне белән! Безгә ышанган һәм уңышка алып барган кешеләргә рәхмәт.