«ШАЯН ТВ» «Kazan Digital Week»та.
Безнең яшь хәбәрчеләребез Зилә, Алимә һәм Сәйдәш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улына беренче татар «КАРАУ» медиаплатформасын тәкъдим иттеләр.
Бу кушымтада видеоязмалар, кызыклы сериаллар һәм төрле еллардагы тапшырулар тупланачак! «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультисериалын да нәкъ менә монда карый алачаксыз! Бу проект «ТНВ» милли медиахолдингының беренче видеоплатформасы булачак.Республикабыз Рәисе дә әлеге фикерне хуплап алды, һәм уңышлар теләде.
«ТНВ» генераль директоры Илшат Әминев: «Бу платформа төрле илләрдә яшәүче 5 миллион татарга кызык булачак. Рөстәм Нургали улы «ШАЯН ТВ»ны аеруча билгеләп үтте, чөнки ул балалар иҗаты, без аларга уңайлы платформада эшләргә тиешбез,» – диде.