ЯҢГЫРАШ. ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА. ТЫНГЫСЫЗЛЫК.
Ә син «Яңгыраш» подкастының яңа чыгарылышын карарга өлгердеңме? Әгәр юк икән, тизрәк тәмлүшкәләр ал да, яңа чыгарылышны кара – рәхәт кич гарантияләнә!
Әлеге чыгарылыш ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Әлфия Авзаловага багышланган. Аның кунаклары Татьяна Ефремова, Булат Хисмәт һәм яшь җырчы Әминә Әхмәтҗанова. Алып баручылары да бик текә: Руслан Закиров һәм Ислам Вәлиев (Малси Музыка).
Әлеге чыгарылышта син иңсә селкетеп «Яр-яр» җырына кушылып җырларсың, Әлфия Авзалова балалары истәлекләрен ишетеп еларсың.
Әлфия Авзалова пәрәмәчләре рецептының сере нәрсәдә? Кемнәргә ул «чуваки» дип эндәшкән? Ничек ул 1 айда13 телдә җырларга өйрәнергә? Ничек керәшен җырларын саклап калган? Эдита Пьеха Әлфия Авзалованы ничек илһамландырган?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез безнең подкастта таба алачаксыз!