Канал яңалыклары 14.04.2026

ШАЯН ТВ Актанышта кунакта!

Бүген «ШАЯН ТВ» командасы Актаныш авылындагы "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" укучыларына кунакка килде.

Источник фотографии: ШАЯН ТВ

Мәктәп балаларына каналның яңа проектлары һәм программалар карап, яңалыклар укып була торган яңартылган сайт турында сөйләделәр. Укучылар өчен интерактив программа оештырылды: кызыклы уеннар, сораулар һәм биремнәр. Очрашу бик күңелле үтте – балалар кунаклар белән актив аралаштылар, кызыксындырган сораулар бирделәр һәм фикерләре белән уртаклаштылар. Мондый очрашулар телеканал белән тирәнрәк танышырга һәм яраткан тапшыруларның ничек ясалганын белергә ярдәм итә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск