Популяр яңалыклар 14.04.2026

Җил аяктан ега: Татарстанда кайчан һәм кайда иң хәтәр булачак

Татарстанда МЧС һава торышының начарлануы турында ашыгыч кисәтү таратты.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә бүген кичке сәгатьләрдә, шулай ук иртәгә көн дәвамында җилнең көчәюе, секундына 18 метрга кадәр көчле импульслар булуы көтелә. Моннан тыш, төштән соң республиканың көньяк районнарында урыны белән томан төшәчәк, күрү мөмкинлеге ярты километрга кадәр начарланырга мөмкин.

Главная Программа Видео Шортс Поиск