Канал яңалыклары 28.08.2026

Хыялыңдагы эшне эзлисеңме? “ШАЯН ТВ”га кил!

«ШАЯН ТВ» телеканалы үз эшенең остасы булган креатив яшьләрне «ШАЯН ШОРТС» проектына чакыра.

Син бөтен яңалыклардан хәбәрдар, трендларны күзәтеп барасың һәм башкалар өчен кызыклы контент булдырырга телисеңме? Алайса безгә рәхим ит!

Безгә кемнәр кирәк?

Продюсерлар , ягъни идеяне чынга ашыручылар! Әгәр син теләсә кайсы теманы кызыклы итә һәм беренче секундлардан ук тамашачының игътибарын яулый аласың икән —көтәбез!

Редакторлар – ягъни сыйфат өчен җавап бирүчеләр. Фактларны тикшерү, текстларны шомарту һәм һәр яңалыкның нәтиҗәле булуы сорала!

Хәбәрчеләр – программабыз алар тавышы белән сөйләшә! Камерадан курыкмау, сораулар бирә белү һәм аудиторияне авызыңа каратып тота белү шарт.

Монтажерлар - постпродакшен тылсымчылары! Алар ритм, күчеш һәм графика ярдәмендә материалны танымаслык итеп үзгәртә, аны кат-кат карыйсы килердәй итә.

Игътибар ит:
Программалар татар һәм рус телләрендә чыга. Ике телне дә белүчеләргә өстенлек биреләчәк.
Яңа караш, энергия һәм өйрәнү теләге булса, тагын да яхшы.
Бу өлкәдә тәҗрибәң булуы әйбәт, әмма иң мөһиме - портфолио һәм үсәргә омтылыш.

Ә без сиңа нәрсә тәкъдим итәбезме?
Үз хезмәтен яратып башкаручы осталар командасында эшләү;
Үзеңне Республика телеканалында таныту;
Тамашачылар көтеп ала һәм яратып карый торган проектка үз өлешеңне кертү мөмкинлеге.

Йә ничек, син «ШАЯН ТВ» командасына кушылырга әзерме?

Резюме һәм портфолиоңны priemnaya@shayantv.ru адресына җибәр, безгә кирәкле креатив белгечнең ни өчен нәкъ менә син икәнен аңлат.

ШАЯН ШОРТС ул - кыска формат, зур мөмкинлекләр.

Главная Программа Видео Шортс Поиск