Россия колледжларында иң популяр юнәлешләр билгеле
Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү кампаниясенең төп этабы тәмамланды. 2026 елда абитуриентлардан 3 776 673 гариза килгән. Бу хакта Рособрнадзор хәбәр итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 450 меңгә күбрәк. Шуларның 2 808 366сы бюджет урыннарына бирелгән.
Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, быел абитуриентлар арасында иң популяр белгечлек — «Шәфкать туташы эше». Аңа 199 663 гариза бирелгән. Икенче урында — «Программ тәэминатны эшләү һәм идарә итү» — 181 986 гариза. Өченче урында «Дәвалау эше» — 123 679 гариза.
Иң популяр бишлеккә шулай ук: «Туризм һәм кунакчыллык» һәм «Автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт».