«ШАЯН ТВ» белән Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнен бергә бәйрәм итик!
30 августта Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Бу көнне «ШАЯН ТВ» командасы тамашачылары белән шәһәрнең төп бәйрәм мәйданында — «Казан» Гаилә үзәге янында очрашачак.
Сезне «ШАЯН ТВ»дан күңелле программа көтә! Бәйрәм фотозонасында истәлекле фотолар ясарга, яраткан геройларыбыз — Шаян һәм Мияу белән очрашырга, алып баручыларның кызыклы сораштыруларында катнашырга мөмкин булачак.
Әлбәттә, кунакларны күңелле сюрпризлар да көтә — «ШАЯН ТВ»ның сувенирларын алырга мөмкинлек булачак.
Гаиләгез белән килегез, фотога төшегез, активлыкларда катнашыгыз һәм бу бәйрәм көнен безнең белән бергә үткәрегез!