Чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле буенча БДИ нәтиҗәләрен ала башлады
Россиядә рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен игълан итү башланды. Бу фән аттестат алу өчен мәҗбүри санала һәм илдә иң күп тапшырыла торган имтиханнарның берсе булып тора. 2026 елда аны якынча 660 мең чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды.
Рособрнадзор мәгълүматларына караганда, быел рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре узган елгы күрсәткечләрдән югарырак булган. Уртача тест балы 63,06 тәшкил иткән, ә 2025 елда бу күрсәткеч 60,68 балл булган. Шулай ук 61дән 100 баллга кадәр югары нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар саны да арткан.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, БДИ-2026ның беренче нәтиҗәләре рус теле белән беррәттән башка фәннәр буенча да чыгарылыш сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсе үсүен күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез, мәктәп аттестаты алу өчен рус теленнән кимендә 24 балл җыярга кирәк. Ә күпчелек Россия югары уку йортларына керү өчен кимендә 36 балл таләп ителә.
Үз нәтиҗәләрен чыгарылыш сыйныф укучылары Дәүләт хезмәтләре порталы, БДИнең рәсми сервислары һәм төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәкләре аша карый ала.