Кызыклы фактлар 18.06.2026

БДИ-2026 катнашучылары өчен иң катлаулы сүзләрнең берсе

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә йомгак ясау дәвам итә. Быел рус теле буенча БДИда күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң авыр сүзләрнең берсе «преддверие» булып чыккан. Имтихан материалларын төзүчеләр әйтүенчә, кайбер укучылар бу сүзнең мәгънәсен хәтта гадәти сүзтезмәләрдә дә дөрес аңлата алмаган. 📚 Шуңа күрә укучыларга күбрәк әдәби әсәрләр, фәнни-популяр һәм публицистик материаллар укырга киңәш ителә. Бу яңа сүзләрне контекстта очратып, аларның мәгънәсен яхшырак истә калдырырга ярдәм итә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск