📰 Матбугат көне белән, Татарстан
Бүген, 19 май көнне, Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм газета-журналлар иҗат итүчеләрне һәм басма сүзне белем, терәк һәм юнәлеш чыганагы итеп күрүчеләрне берләштерә.
«ШАЯН ТВ» өчен дә матбугат журналистикасы – ышанычлы өлкән юлдаш. Нәкъ менә балалар басмалары битләреннән күпләр тере сүз белән беренче тапкыр очраша, уйларга, сиземләргә һәм хакыйкатьне уйдырмадан аерырга өйрәнә. Һәр язма, һәр бит артында яшь укучы белән ихластан һәм уйдырмасыз бер телдә сөйләшүче мөхәррирләр, журналистлар һәм рәссамнар хезмәте тора.
Без матбугат һәм типография хезмәткәрләрен, шулай ук яшь хәбәрчеләребезне һәм укучыларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезнең эшегездә һәм тормышыгызда басма сүз үз көчен, сафлыгын һәм буыннарны берләштерү сыйфатын югалтмасын.
Матбугат көне белән 💛