Популяр яңалыклар 19.05.2026

Коллегаларыбызны котлыйбыз!

«Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVIII журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге Республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды!

Җиңүчеләр арасында ТНВ телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә бар. 

«Журналистикада исем» номинациясендә ТНВ каналында чыгучы "Туган җир" тапшыруы алып баручысы һәм авторы Гарипов Рамил Вазыйх улы җиңүче итеп танылды. 

«Ел журналисты» номинациясендә җиңүче – ТНВ каналында "Татарстан хәбәрләре" һәм "Новости Татарстана" тапшыруларының ике телле алып баручысы һәм хәбәрчесе Алия Хәйретдинова.

«Туган тел» номинациясе җиңүчесе – Төхбәтова Аделия («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Казахстан Республикасындагы корреспондент пункты)

«Ватанны саклаучылар елын һәм Җиңүнең 80 еллыгын иң яхшы яктырту» махсус номинациясендә  «Болгар Радиосы» җиңүче булып танылды.

Безнең коллегаларны чын күңелдән котлыйбыз! 🥳
Сезгә иҗади дәрт, яңа казанышлар һәм илһам телибез!

Главная Программа Видео Шортс Поиск