Популяр яңалыклар 14.05.2026

Татарстанда Яшьләр көне яңа форматта узачак

2026 елда Татарстанда Яшьләр көне киңәйтелгән форматта узачак – чаралар берничә көн дәвам итәчәк. 

Бу хакта KazanForum мәйданында ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров хәбәр итте.

Быелгы программа тагын да байрак булачак: яшүсмерләр һәм өлкән сыйныф укучылары шәһәр предприятиеләрендә булып, заводлар эшчәнлеге белән таныша алачак. Шулай ук яшьләр өчен грант проектлары һәм үз мөмкинлекләрен үстерү юллары турында сөйләячәкләр.

Казанда төп мәйданчык булып гадәттәгечә Экстрим-парк «Урам» торачак. Биредә концертлар, очрашулар һәм фикер алышулар узачак.

Чаралар республиканың төрле шәһәрләрен колачлаячак. Ә 3 июльдә Яр Чаллыда шәһәр һәм КАМАЗ юбилеена багышланган студотряд ветераннары слеты үтәчәк.

Главная Программа Видео Шортс Поиск