Популяр яңалыклар 14.05.2026

Идел буе һәм Авиатөзелеш районнарында вакытлыча су өзелә

🚰 15 майда Казанның Идел буе һәм Авиатөзелеш районнарында су вакытлыча сүндереләчәк.

Идел буе районында су 15 май 9:00 сәгатьтән 16 май 9:00 сәгатькә кадәр булмаячак. Сүндерү Алебастровая, Поперечно-Отарская һәм Южно-Промышленная урамнарына кагылачак.

Авиатөзелеш районында исә су 15 май 9:00 сәгатьтән 16 май 11:00 сәгатькә кадәр өзеләчәк. Айдаров, Академик Павлов, Дементьев, Лукин, Максимов, Кече Печер, Молодёжная, Симонов һәм Чайковский урамнарында су булмаячак.

Главная Программа Видео Шортс Поиск