Канал яңалыклары 14.05.2026

✨ «Безнең Тукай» җиңүчеләре билгеле – иң иҗади балаларны каршы алыгыз! ✨

Хөрмәтле дуслар! Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Безнең Тукай» дип исемләнгән рәсем бәйгесенең җиңүчеләрен игълан итәргә шатбыз.

Источник фотографии: ШАЯН ТВ

Һәр катнашучыга матур, ихлас эшләре өчен рәхмәт белдерәбез!

Һәр яшь төркемендә җиңүчегә кыйммәтле бүләк – планшет тапшырыла.
Җиңүчеләребез:

🎨 4–6 яшь: Сабирова Мәликә
🎨 7–11 яшь: Әхмәтҗанова Самира
🎨 12–14 яшь: Ванеева Вилия

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Иҗади уңышлар һәм илһам килеп торуын телибез! Бәйгедә катнашкан һәркемгә рәхмәт – сезнең рәсемнәрегез бу проектны чын мәгънәсендә җылы һәм матур итте🤗

Главная Программа Видео Шортс Поиск