Табигать сюрпризы: Казанда вак боз яуды
Бүген, 28 апрель, Казанда көтмәгәндә вак боз яуды. Боз тиз эреде, ләкин юлларда сак булыгыз – җир өслеге тайгак булырга мөмкин.
Синоптиклар бүгенге һава торышын болай фаразлый: иртән +6°, көндез һәм кич +7° тирәсе, төнлә +5° кадәр суыта. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан, иртә белән 11 м/с кадәр көчле, аннары 6–10 м/с кадәр басыла. Һава торышына карап киенегез, кулчатырларыгыз әзердә торсын – язгы Казан гаҗәпләндерүен дәвам итә.