Канал яңалыклары 27.04.2026

«Цветняшки» – Тиздән эфирда һәм безнең сайтта!

«ШАЯН ТВ» телеканалы офисында «Платошка» анимация студиясенең төп менеджеры Ксения Федоровна Николаенкова белән җылы һәм нәтиҗәле очрашу узды.

Әңгәмәнең төп темасы – нәниләр өчен популяр «Цветняшки» мультсериалын күрсәтү. Шаян персонажлар – Чебеш Пи, Бүрекәй, Куянкай һәм башка геройлар – бик тиздән аларны телевизорда карап булачак.

 Иң мөһим көн инде якынлаша! 5 май көнне 13:40 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» телеканалында «Цветняшки»ның премьерасы булачак. Вакытыгызны билгеләп куегыз, нәниләрне экраннарга чакырыгыз һәм һәркемгә шатлык һәм елмаю бүләк итәчәк геройлар белән беренче очрашуга әзерләнегез!

Ә иң түземсезләр мультсериалны инде сайтта карый ала!

Главная Программа Видео Шортс Поиск