Популяр яңалыклар 28.04.2026

Старттагы рекорд: Казан марафоны 44 мең йөгерүчене җыйды!

Казан марафоны әле башланмады да, ә инде рекордлар куя! Быел стартка Россиянең 85 төбәгеннән һәм 37 чит илдән 44 000 артык катнашучы чыгачак – бу узган елга караганда 9 000 гә күбрәк. Язның иң зур йөгерү бәйрәме 1 майдан 3 майга кадәр узачак.

Программа бик бай. 1 майда иң яшь спортчылар старт ала – балалар йөгерешләре узачак. 2 майда иртән 10 км, ә көндез 3 км дистанцияләр старт ала. Иң мөһиме – 3 майда иң көчле атлетлар арасында Россиянең марафон буенча чемпионаты узачак. Йөгерүчеләргә 3 км, 10 км, ярыммарафон (21,1 км) һәм тулы марафон (42,2 км) дистанцияләре тәкъдим ителә.

Бу зур вакыйганы үткәрергә меңнән артык волонтёр ярдәм итәчәк. Игътибар: марафон аркасында 27 апрельдән башлап шәһәр үзәген этаплап ябалар. Иң зур хәрәкәт чикләүләре казанлыларны 2 һәм 3 майда көтә. Зинһар, маршрутларыгызны алдан планлаштырыгыз!

Казанда яз – йөгерү рекордлары һәм якты эмоцияләр вакыты. Спортчылар өчен җан атарга килегез!



Источник фото: kazan.run

Главная Программа Видео Шортс Поиск