Радио көне – һәрчак дулкында булган кешеләр бәйрәме!
Бүген – Радио көне!
Радио, телевидение, элемтә һәм мәгълүмат өлкәсендә хезмәт куючы барлык кешеләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Һәр эфир күңелләргә барып ирешсен, тавышларыгыз һәрчак җылылык һәм яхшы хәбәрләр алып килсен!
Шулай ук «Болгар Радиосы»нда хезмәт куючы хөрмәтле коллегаларыбызны да ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә иҗади уңышлар, илһам, күтәренке рух, тугры тыңлаучылар һәм һәрвакыт матур эфирлар телибез! Бәйрәм белән!