Канал яңалыклары 06.05.2026

«Безнең Тукай»: Мөһим мәгълүмат

Хөрмәтле катнашучылар һәм әти-әниләр!

Проектларыбызда катнашуга кызыксынуыгыз өчен рәхмәт 😊
"Безнең Тукай" рәсемнәр бәйгесендә гадел һәм ачык тавыш бирү кагыйдәләре эшләвен искәртәбез. Безнең өчен нәтиҗәләр чын ярдәмне һәм ихлас тавышларны чагылдыруы бик мөһим.

Тавыш бирү барышын игътибар белән күзәтеп барабыз һәм активлыкны өстәмә рәвештә тикшерәбез. Техник яктан шикле очраклар ачыкланса, бәйгенең гаделлеген саклау өчен тавышлар төзәтелергә мөмкин.

Аңлавыгыз, ярдәмегез һәм гадел катнашуыгыз өчен зур рәхмәт💛

Главная Программа Видео Шортс Поиск