Казанда автоном йөрүле «Авангард» троллейбусын эшләтә башлыйлар
Иртәгә Казанда заманча «Авангард» троллейбусын сынау башлана.
Яңа транспорт 86 пассажирга исәпләнгән һәм түбәндәгеләр белән җиһазландырылган:
– видеомониторлар
– USB-розеткалар (гаджетларны зарядкалау өчен)
– уңайлы заманча салон
Сынау бер ай дәвам итәчәк һәм 1, 3, 5 һәм 8 нче маршрутларда узачак.