Популяр яңалыклар 07.05.2026

Праздничный «Караоке-трамвай» проехал по Казани в День радио

Бүген Радио көне уңаеннан «Болгар радиосы» Казан халкы һәм кунаклары өчен үзенчәлекле бәйрәм акциясе үткәрде – шәһәр буйлап 5нче маршрут буенча махсус «Караоке-трамвай» йөрде.

Источник фотографии: ШАЯН ТВ

Юл барышында радиостанция алып баручылары һәм татар эстрадасы артистлары пассажирлар белән бергә баянга кушылып яраткан җырларны башкарды. Теләүчеләр үзләре дә җыр сайлап, музыкаль бәйрәмнең бер өлешенә әверелде.

Акциядә Ләйлә Галиева, Илнат Фархуллин, Илшат Сафин, Илфир Искәндәров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Асаф Вәлиев, Рафил Җәлялиев һәм Эльмира Гыйлфанова, Вадим Захаров катнаштылар.

Бәйрәм рейсы пассажирларга күтәренке кәеф, җылы мохит һәм онытылмас хис-кичерешләр бүләк итте.

Главная Программа Видео Шортс Поиск