Популяр яңалыклар 08.07.2026

Татарстанда 3 меңнән артык чыгарылыш укучысы нәтиҗәләрен яхшырту өчен БДИны яңадан тапшыра

8–9 июль көннәрендә Россия буенча Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) яңадан тапшыру уза. Имтиханны кабат тапшыру мөмкинлеген аерым фәннәр буенча нәтиҗәләрен яхшыртырга теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары файдалана.

Шуны истә тотарга кирәк: имтиханны яңадан тапшырганда элекке нәтиҗә гамәлдән чыгарыла. Исәпкә бары тик кабат тапшырганнан соң алынган баллар гына алыначак.

Рособрнадзор мәгълүматларына караганда, быел БДИны яңадан тапшырырга теләүчеләр саны арткан. Имтиханны кабат тапшыру өчен якынча 149 мең кеше гариза биргән.

Татарстанда БДИны 3 меңнән артык кеше яңадан тапшыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск