Мәктәп укучылары кайчан ял итәчәк?
Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә 2026–2027 уку елына мәктәп каникулларын оештыру буенча тәкъдимнәр юллады.
Министрлык тәкъдим иткәнчә, дүрт чирекле уку системасы буенча эшләүче мәктәпләрдә каникуллар түбәндәге вакытта үткәрелергә мөмкин:
• көзге каникуллар — 2026 елның 26 октябреннән 3 ноябренә кадәр;
• кышкы каникуллар — 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр;
• язгы каникуллар — 2027 елның 27 мартыннан 4 апреленә кадәр;
• җәйге каникуллар — 2027 елның 27 маеннан 31 августына кадәр.
Беренче сыйныф укучылары өчен февраль аенда өстәмә каникуллар үткәрү дә тәкъдим ителә. Алар балаларга мәктәп тормышына җайлашу чорын җиңелрәк узарга һәм уку йөкләнешен киметергә ярдәм итәчәк.
Россия Мәгариф министрлыгында билгеләп үткәнчә, әлеге график тәкъдим итү характерын йортә. Шуңа күрә каникулларның төгәл башлану һәм тәмамлану көннәрен һәр мәктәп мөстәкыйль рәвештә раслый.