1 сентябрьдән беренче сыйныфларга өй эше бирелмәячәк
Яңа уку елыннан Россия мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары өй эшләрен үтәмәячәк. Бу хакта ТАСС Россия Мәгариф министрлыгы хатына сылтама белән хәбәр итә.
Документ нигезендә, гамәлдәге методик тәкъдимнәрдән беренче сыйныф укучыларына көненә бер сәгатьтән дә артык булмаган күләмдә өй эше бирергә мөмкинлек тудырган норма төшереп калдырылачак. Шул рәвешле, беренче сыйныфларда уку өй эшләреннән башка оештырылачак.
Моңа кадәр укытучыларга беренче сыйныфларда өй эшләрен әкренләп кертергә рөхсәт ителә иде, әмма аларны үтәүгә барлык фәннәр буенча бер сәгатьтән артык вакыт сарыф ителергә тиеш түгел иде. 1 сентябрьдән әлеге тәкъдим үз көченә ия булмаячак.
Яңа кагыйдәләр 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк.