Яңалыклар

Селфига карап, кеше турында нәрсә белергә мөмкин?

Селфига карап, кеше турында нәрсә белергә мөмкин?

Сыйныфташлары сөйләгәннәргә ышансаң, мәктәптә аны башта (бөдрә чәчле булганга) – «Пушкин», ә инде Шекспир әсәрләрен өйрәнгәннән соң (Яруллин булганга микән инде?) «Йорик» дип йөрткәннәр. Хәзер инде ул мәктәптә укымый, ә Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкли. Бу юлы «Сират күпере»н селфилар яратучы, татарларны заманча кызыклы проектлар эшләргә илһамландыручы Тәбрис Ярулла үтә. «Сират күпере» – «Ялкын» журналы битләрендә 2015 елда чыгып барган сорау-җавап сәхифәсе. Танылган кунаклар «Сират күпере»н шәп сорауга шәп җавап биреп кенә уза ала.  – Син үзеңнең татар булуыңны ничек дәлилли аласың? Мин татарча сөйләшәм, җиде буынымны һәм нәсел тарихымны беләм. Татарстанда тудым, үстем, яшим һәм Казан минем яраткан шәһәрем.  – Селфига карап, кеше турында нәрсә белергә мөмкин? Селфига карап кешенең елмаю сәләтен белеп була. Кайчандыр укыган бер мәкаләдә Рәсәйдә ясалган селфилар иң күңелсезләре, дип язылган иде (сәбәпсез елмаю популяр түгел бездә). Ләкин татар яшьләренә бу кагылмый, безнең өчен елмаю – сөннәт ул!  – Бөдрә чәчле булуның өстенлекләре нидә? Бөдрә чәчле булу балачакта бер дә өстенлек түгел. Һәрбер кеше чәчләреңнән кимендә сыйпап үтәргә тырыша. Вакыт узгач, бөдрә чәчләр синең «фишка»ңа әйләнә дә куя, сине гел истә калдыралар!  – Әгәр милләтне үзгәртеп булса, татарлыкка кабул итү йоласы нинди булыр иде? Минемчә, кеше күзен йомып, казылык ашый-ашый, татар бизәкләре ясый белергә тиеш. Бу йоланы үтә алган кеше татар дип саналырга хаклы.  – Ни өчен татарлар арасында блондинкалар аз? Без төрки халык булганга күрәдер инде. Чөнки алар казахларда да, төрекләрдә дә, якутларда да, башка төркиләрдә дә аз. Өстәвенә, хәзер кара чәч модада.  – Ни өчен татар кызларына күбрәк үсемлек исемнәре кушалар: Миләүшә, Лилия, Чәчкә, Роза, Сәрвиназ, Резеда… Бу Дарвин теориясенә протест белдерүме? Без, татарлар, табигатькә якын халык бит, шуңа, бөтенләй дә якынаю өчен, шундый исемнәр кушу киң таралган. Җитмәсә, татар кызлары чәчкәләр кебек матур да бит әле.  – Әминә апа өчпочмакны тигезьяклы итеп ясый, бер ягын 9 см итә. Әгәр аның турыпочмаклы табасы 36 х 36 см булса, ул берьюлы ничә өчпочмак пешерә ала? Чын өчпочмак түгәрәк табада гына пешә!  – Нигә Гөлсинә, Илсинә, Айсинә ‒ кызлар, ә Әбүгалисина ‒ малай? Малайлар кызлардан аерыла, ничек итеп аңлатыйм икән… – Әгәр милләтләр башка тел сүзләрен кулланган өчен процент түләргә тиеш булса, кайсы тел иң бае булыр иде? Ни өчен? Минемчә, бүгенге көндә иң бай тел, һичшиксез, инглиз теле булыр иде, чөнки барлык алдынгы күренешләргә инглизчә исем кушалар, мәсәлән, шул ук селфи, аккаунт һ.б.  – Ни өчен руслар әстерхан чикләвеген «грецкий» дип атый? Ә ни өчен этләрне өйрәтүче кешеләр кинологлар дип атала?  – Чит илдә татар кешесен очратсаң, нишләргә кирәк? Гадәттә, чит илдәге милләттәшеңне туганың яисә дустың кебек кабул итәсең, шуңа йә кунакка чакырасың, йә күчтәнәч алышасың. Сүзне, әлбәттә, «Син кайсы яктан?» дип башларга кирәк.  – Сине бәхетле итәчәк «Хәбәрләр» чыгарылышы: нинди яңалыклар хәбәр ителәчәк анда? Ноу ньюз – Гуд ньюз, ягъни яңалыкларның булмавы үзе үк яхшы яңалык (инглиз халык мәкале). Фотолар Тәбриз ЯРУЛЛИН архивыннан алынды. Йолдыз МИҢНУЛЛИНА Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан (архив, 2015 ел)   http://yalkyn.com/ 

05.02.2019
«ШАЯН ТВ»га 1 ел!

«ШАЯН ТВ»га 1 ел!

Вааау, «эфирда «ШАЯН ТВ». Нәкъ бер ел элек нәни тамашачыларыбыз Шаян һәм Биби белән танышты!  2018 елның  1 нче февралендә   «ШАЯН ТВ» каналы ярты сәгатьлек тест режимда  «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалында чыга башлады. 30 минут эченә барлык тапшыруларны, мультфильмнарны сыйдырып бетерүе бик җиңел эшләрдән булмады. Укучылар дәресләрнең беткәнен көтеп тормый, «ШАЯН ТВ» каналын карыйбыз дип өйләренә җыенганын, балалар бакчаларында сабыйларның йокламыйча татар телендә мультфильмнар карарга теләгәнен бик күп ишетергә туры килде.  Шул вакыттан бирле «ШАЯН ТВ» каналы 24 сәгать  эфирга чыгарга әзерләнде. Ниһаять, 12 ноябрь көнне президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатихасы белән ул ачылды. Безнең каналыбыз белән бергә булган өчен рәхмәт сиңа! «ШАЯН ТВ» кара - булырсың иң шәп бала!

01.02.2019
Бибинең чын исеме...

Бибинең чын исеме...

Сәмирә – бик тәртипле, үрнәк кыз. Тормышта да шундый ук булып чыкты, телгә оста, күз иярми хәтта. – Телевидение дөньясы белән танышуы ничек башланды? Биби: Телевидениегә 6 яшемдә килдем. Укытучым Лилия Альфред кызы тәкъдиме белән «Җырлы-моңлы балачак» фестивалендә катнаштым. Биредә мин «Әбием-әбекәем» җырын башкардым. Ә «Шаян-ТВ»га кастинг аша килдем. Әниемә шалтыратып хәбәр иткәннәр, ул миңа шунда  барырга тәкъдим итте. Бирегә килгәч, текст бирделәр, аны тиз генә өйрәнеп сөйләп күрсәттем, ролик төшердек. Шаян белән дә беренче тапкыр шунда күрештек, шунда дуслаштык без. Аны күрүгә: «Минем кулдашым ул булсын иде», – дип уйлап куйганым хәтердә. Калган малайлар миңа буйлары буенча туры килми, миннән озынрак иделәр… Кастинг бетеп өйгә кайтып киткәч, 5 минут саен әнине «Без үттекме?», «Хәбәр итмәделәрме әле?»  дип аптыраткан идем. – Биредә эшләү ошыймы соң? Биби: Биредә бик күп яңа дуслар таптым. Галиәсгар һәм Азалия – иң якыннары. – Дәресләргә вакыт каламы соң? Биби: Дәресләрдән соң мин биюгә, рәсем түгәрәгенә дә өлгерәм әле. «ШАЯН ТВ»га барасы булмаганда, дәресләрне кайтуга ук эшләп куям. Ә «ШАЯН ТВ»да булган көннәрдә дәресләргә кич белән генә утырам. – Сценарий текстларын ятлыйсы авырмы? Биби: Авыр. Күп булса, тагын да авыррак. – Тиз ятлауның син белгән берәр сере юкмы соң? Биби: Сере бик гади: текстны башта укып чыгасың. Үзең генәме, әниең беләнме – мөһим түгел. Аннары өзекләргә бүлеп кабатлый башлыйсың. Мин үзем юлда барганда кабатлап барырга яратам. Вакыт та янга кала. – Костюмнарны каян эзлисең? Биби: Кастингка килгәндә, үзебез алдык. Бантикларын  үзем сайладым. Ә хәзер безгә яңа күлмәк-костюмнарны тегәләр. – Кәеф булмаганда да кадрда ничек матур итеп төшәргә? Биби: Күңелсезләнеп утырсаң, Резедә апа килә дә кытыклый гына ул, шунда ук елмаеп-көлеп җибәрәсең. Гомумән, бирегә килгәч, кәефсез утырып булмый. Монда бит безнең дусларыбыз, әзрәк аралашуга ук кәеф күтәрелә. Дәресләрдән «бишле”ләр алу да кәефне күтәрергә мөмкин. – Камералардан туеп буламы? Биби: Юк, алар шундый зур, серле, мавыктыргыч. Алар безне яраталар, гел ярдәм итеп торалар шикелле. – Татар теленә сине кем өйрәтә? Биби: Мине дәү әнием, дәү әтием, абыйларым өйрәтә. Аңлашылмаганрак, катлаулы сүз очраганда, алардан сорыйм. Балалар бакчасында да татарча аралаша идем, хәзер  исә укытучылар белән  гел татарча сөйләшәм. – Зәңгәр экраннардан күреп, башкалар сине ничек кабул итте? Биби: Мине беренче дәү әнием күргән иде. Мәктәптә гел килеп шаккатып сорыйлар: «Огоо, син Бибиме?» – дип йөдәтәләр. Авылга кайткач та, әбиләр: “Биби кызым», – дип сөяләр. – Ә үскәч, Биби  кем булачак? Биби: Минем модель буласым килә. Илүзә Бикчәнтәева Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан алынды  http://yalkyn.com/    

01.02.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск