Яңалыклар

Кытай теле көне!

Кытай теле көне!

Кытай теле дигәч, күпчелек кеше аны иң киң таралган, шул ук вакытта иң авыр тел дип уйлый. Болар аның бердәнбер үзенчәлекләре генә түгел. 20 апрель, кытай теле көне уңаеннан, кызыклы фактлар тәкъдим итәбез! -  Кытай телендә якынча 1,4 млрд кеше сөйләшә; -  Кытай теле – иң борынгы телләрнең берсе. Безнең эрага кадәр 14 гасырда язылган язу үрнәкләре табылган. - Кытай теле диалектларга бай. 10 диалекталь төркем бар. Аларның аермалары шундый зур, бер провинция халык башкаларны аңламаска да мөмкин; - Кытай телендә 100 меңләп иероглиф барлыгы билгеле. Аларның кайберләре кулланылмый да диярлек. 8-10 мең иероглиф ярдәмендә заманча текстларны укып була. Ә көндәлек тормышта куллану өчен 500-1000 иероглиф та җитә. - Кытай телендә бер авазны биш төрле итеп әйтергә мөмкин. Музыкаль тел дип әйтергә мөмкин аны. - Шул ук вакытта бу тел башкалардан гади грамматикалы булуы белән аерылып тора. Фигыль төрләнми, заман төрләре, күплек сан юк, тыныш билгеләре бик аз кулланыла. Интонация һәм иероглифлар күплеген исәпкә алмасак, кытай теле бик җиңел булыр иде. - Шулай «әйе» һәм «юк» сүзләре дә юк бу телдә. Күләмне күрсәтү өчен дә махсус билгеләр кулланыла. Әйтик, «алты алма» дигәндә, сан белән исем арасына «个» куела. Мондый билгеләр кытай телендә 240ка якын.

20.04.2020
Тукай атналыгы: «Ай һәм кояш».

Тукай атналыгы: «Ай һәм кояш».

    Дуслар, сезне бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән танышырга чакырабыз. Атна дәвамында аның әсәрләре турында кызыклы фактлар чыгып барачак. Бүген «Ай һәм кояш» шигыренә тукталыйк. Әкияти картина тудырылып язылган шигырьне укыйк әле. Сезнең дә алтын бишектә йоклап карыйсыгыз киләме?      Шигырь беренче тапкыр «Балалар күңеле»ндә (1909 елда) басылган. Кызганыч, кулъязмасы сакланмаган.       Һималая тау өстендә алтын бишек, Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп; Җил төн буе йоклаганын саклап тора, Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора. Йокысыннан Кояш ничек уяндисә, Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә; Исә-исә бөтен дөнья буе китә: — Торыгыз! — ди, — уянырга вакыт җитә! Торып чыккач шул бишектән Кояш агай, Анда кереп йоклый инде энесе Ай; Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп, Оядагы йоклап яткан кошчыклардай. Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә, Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә; Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне — Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә. Уяндисә — уянды исә. Мәгърибкәчә — кояш баткангача.

20.04.2020
«Көмеш кыңгырау» тәкъдим итә: балалар белән уеннар!

«Көмеш кыңгырау» тәкъдим итә: балалар белән уеннар!

Менә бу уеннарны бәлки беләсездер дә. Искә төшереп алыйк әле.    «Көлке мичкәсе»    Дусларыгызның берсе нинди дә булса сүз уйлый. Икенче берәү сорау бирә. Сорауга уйлаган сүз белән җавап бирергә кирәк.  Мәсәлән:  – Син чанада таудан төшеп киләсең. Кинәт каршыңда зур гына нарат күреп алдың. Бөтен кеше ишетерлек итеп нәрсә дип кычкырачаксың?  – Помидор!    «Көлмәскә!»    Берегез авызына су каба, икенчегез аны төрлечә көлдерергә тырыша: мәзәкләр сөйли, маймыллана. Кем озаграк көлми тора – шул җиңүче!    «Габдулла»    «Син уртада, без кырыйда,  Әйләнәбез, Габдулла.  Син нишләсәң, ни кылансаң,  Шуны эшләргә була».  Уртадагы бала ни эшли, калганнар шуны кабатлый. Кабатлый алмаучыга җәза бирелә.    «Песием»    Бер бала икенчесенең кулын сыйпый: «Песием, песием... перес!» Перес дигәндә сыйпаудан туктап сугып ала. Теге бала тиз генә кулын тартып алырга тиеш.    «Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә».    Ак, кара, әйе, юк сүзләрен кулланмыйча, алып бирүченең сорауларына җавап бирергә.  «Очты, очты...»    Балалар түгәрәкләнеп баса. Алып баручы «Очты, очты, каргалара очты, очты, очты өстәлләр очты...» дип оча һәм очмый торган әйберләрне чиратлаштырып әйтә бара. Оча торган булса, кулны күтәрергә кирәк, очмый торган булса, күтәрмәскә. Ялгышкан бала уеннан чыга.                    Тагын да күбрәк уеннар белән сез «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы сайтында таныша аласыз.  chelny-rt.ru 

18.04.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск