09.07.2025
Ә сез теннис уйный беләсезме?
9 июль – Теннис көне!
Теннис – ул ракетка һәм туп белән уйный торган җитез һәм мавыктыргыч уен. Һәр елны 9 июльдә бөтен дөньяда Теннис көне билгеләп үтелә. Бу әлеге спорт белән якыннанрак танышу өчен менә дигән сәбәп!Теннис Англиядә 100 ел элек барлыкка килгән, һәм бик тиз арада бөтен дөньяга таралган. Бүген аңа балалар да, зурлар да гашыйк.
Теннис уены ни белән кызыклы?
Беренчедән, бик күңелле – йөгерергә, сикерергә, тупны тотып өлгерергә кирәк! Икенчедән, уен игътибарны, тиз уйлауны һәм реакцияне үстерә. Тагын да мөһимрәге – теннис дуслар табарга, ышанычлырак булырга ярдәм итә.
Кызыклы факт: теннис тубы кайвакыт 200 км/сәг тизлек белән оча!
Ә тарихта иң озын уен 11 сәгатьтән артык дәвам иткән.
Теннис белән балачактан ук шөгыльләнә башларга була. Дуслар белән ишегалдында уйнау да – яхшы булыр. Иң мөһиме – теләк һәм хәрәкәт итүдән ләззәт алу!