Канал яңалыклары
07.07.2025
«Балачак җыры – 2025» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә!
ЯХШЫ ХӘБӘР! Сезнең күп санлы сораулар буенча без «Балачак җыры» бәйгесенә гаризалар кабул итүне 19 июльгә кадәр озайтабыз!
Әле өлгермәгән булсагыз – ашыгыгыз, үз җырыгызны җибәрергә менә дигән мөмкинлек!
Биш җыр, биш җиңүче һәм акчалата бүләкләр! Бик тиздән нәкъ сезнең җырыгыз хит булачак! Без сездән өр-яңа шигырьләр, оригиналь көйләр көтәбез!«Балачак җыры» бәйгесе 3 турда үткәрелә. Һәр җиңгән автор һәм композитор 50 000 сум күләмендә акча белән бүләкләнә! Шулай ук бу җырларны профессиональ аранжировка һәм клип көтә!
Бәйгедә катнашу бушлай. Җырның текстын һәм көен shayanmuzik@mail.ru адресына юллагыз.