Бу көннәрдә аеруча эссе һава торышы көтелә
Бүген һава температурасы +32 °C, тән тоемы буенча – +35 градуска кадәр күтәреләчәк. УФ-нурланыш дәрәҗәсе – 7 берәмлек, бу кеше тәне өчен куркыныч.
Табиблар түбәндәгеләрне киңәш итә:
– көннең иң эссе вакытында (12:00-16:00) урамда йөрмәгез,
– баш киеме һәм ачык төстәге кием киегез,
– кояштан саклаучы крем сөртегез,
– күбрәк су эчегез.
Эсселек берничә көн дәвам итәргә мөмкин – сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булыгыз!