Баннер

Шартлар

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Бәйгедә катнашу ирекле һәм бушлай.
1.2. Бәйгедә 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Башка яшь категорияләрендә катнашыр өчен сылтама аша узыгыз: 4-6 яшь, 12-14 яшь

2. Бәйгенең этаплары

✏️ Ничек катнашырга

Барысы да бик гади:
— Рәсем яса. Эштә Габдулла Тукайның иҗаты, тормышы яки образы чагылдырылырга тиеш
— Рәсемеңне «ШАЯН ТВ» сайтының «Конкурслар» бүлеге аша җибәр
— Гаризалар бары тик сайт аша гына кабул ителә


🎨 Кем катнаша ала

— Катнашу бушлай һәм ирекле
— Конкурска 4 яшьтән 6 яшькә кадәр балалар чакырыла

Башка яшь категорияләрендә катнашыр өчен сылтама аша узыгыз: 4-6 яшь, 12-14 яшь

📅 Үткәрү вакыты

Конкурс ике этапта уза:
— эшләрне кабул итү: 29 апрельгә кадәр (кертеп)
— онлайн-тавыш бирү: 30 апрельдән 12 майга кадәр безнең сайтта


🖼 Эшкә таләпләр

— Эштә Габдулла Тукайның иҗаты, тормышы яки образы чагылдырылырга тиеш
— Рәсем авторныкы булырга һәм моңа кадәр беркайда да бастырылмаган булырга тиеш
— Бер генә эш кабул ителә (серияләрсез)
— Рәсем закон нормаларын һәм башка кешеләрнең хокукларын бозмаска тиеш


🎨 Техника һәм шартлар

— Рәсемне кәгазьдә, картонда яки ватманда ясарга мөмкин
— Теләсә нинди материаллар кулланырга ярый (буяулар, карандашлар һ.б.)
— Эшне җибәреп, сез кагыйдәләр белән килешәсез һәм аны оештыручылар куллана алуын раслыйсыз
— Кирәк булган очракта оештыручылар оригинал эшне сорарга хокуклы

Главная Программа Видео Шортс Поиск