Шартлар
✏️ Ничек катнашырга
Барысы да бик гади:
— Рәсем яса. Эштә Габдулла Тукайның иҗаты, тормышы яки образы чагылдырылырга тиеш
— Рәсемеңне «ШАЯН ТВ» сайтының «Конкурслар» бүлеге аша җибәр
— Гаризалар бары тик сайт аша гына кабул ителә
🎨 Кем катнаша ала
— Катнашу бушлай һәм ирекле
— Конкурска 4 яшьтән 6 яшькә кадәр балалар чакырыла
📅 Үткәрү вакыты
Конкурс ике этапта уза:
— эшләрне кабул итү: 29 апрельгә кадәр (кертеп)
— онлайн-тавыш бирү: 30 апрельдән 12 майга кадәр безнең сайтта
🖼 Эшкә таләпләр
— Эштә Габдулла Тукайның иҗаты, тормышы яки образы чагылдырылырга тиеш
— Рәсем авторныкы булырга һәм моңа кадәр беркайда да бастырылмаган булырга тиеш
— Бер генә эш кабул ителә (серияләрсез)
— Рәсем закон нормаларын һәм башка кешеләрнең хокукларын бозмаска тиеш
🎨 Техника һәм шартлар
— Рәсемне кәгазьдә, картонда яки ватманда ясарга мөмкин
— Теләсә нинди материаллар кулланырга ярый (буяулар, карандашлар һ.б.)
— Эшне җибәреп, сез кагыйдәләр белән килешәсез һәм аны оештыручылар куллана алуын раслыйсыз
— Кирәк булган очракта оештыручылар оригинал эшне сорарга хокуклы