Татарстан укучысы Япониядә узган информатика буенча олимпиадада җиңү яулады.
Татарстаннан Рамазан Рәхмәтуллин, Мәскәүдән Владимир Романов һәм Егор Лифарь, Санкт-Петербургтан Михаил Анопренко Япониядә узган 29нчы халыкара информатика буенча олимпиададан 2 алтын һәм 2 көмеш медаль алып кайтты. Алтын медальләрне Татарстаннан Рамазан Рәхмәтуллин, Мәскәүдән Владимир Романов, көмешне – Петербургтан Михаил Анопренко, Мәскәүдән Егор Лифарь алды. Җиңүчеләрне Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева котлады.
Шунысын да әйтик, призлы урыннар яулар өчен 85 илдән 900 укучы көч сынашты.