🔥 Тиздән 5 иң яхшы балалар җырын ишетәчәкбез
Бүген «ШАЯН ТВ» бинасында «Балачак җыры» балалар җыры проектының экспертлар утырышы узды! 😍
Утырыш дәвамында экспертлар җырлар бәяләделәр. Нәтиҗәдә, 5 иң яхшы дип билгеләнгәннәрен сез тиздән безнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә ишетә һәм карый алачаксыз!☺️
Әлеге композицияләр киләчәктә төрле проектларда кулланыла һәм яңгырый алачак😍
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Тиздән күрешербез💛