Популяр яңалыклар 19.05.2026

Гаилә белән бәйрәмгә килегез: «ШАЯН ТВ» сезне көтә

Бүген, 19 май көнне, Казанда «Татмедиа» бинасы каршындагы мәйданда (Декабристлар ур., 2) Татарстан Матбугат көненә багышланган традицион «Матбугат урамы» бәйрәме узачак. 12:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

Кунакларны яраткан редакцияләр белән очрашулар, бүләкле уеннар, викториналар һәм бәйрәм концерты көтә. Шулай ук кунакларны кайнар пылау һәм хуш исле чәй белән сыйлаячаклар.

Иң күңеллесе – «ШАЯН ТВ» да бу көнне шунда булачак! Кечкенә тамашачылар өчен телеканалның курчаклары эшләячәк, күңелсез булмас. Гаиләгез белән килегез, бу кичне безнең белән бергә үткәрегез. Күрешербез! 🧡
 

Главная Программа Видео Шортс Поиск