Канал яңалыклары 01.11.2026

1 ноябрь — Сара Садыйкованың туган көне

Сара Гариф кызы Садыйкова ‒ татар композиторы, актриса һәм җырчы, татарлар арасыннан беренче хатын-кыз профессиональ композитор. Бөек композиторның тормышы һәм иҗаты белән якынрак танышу өчен, сезне «ШАЯН ТВ» телеканалында беренче татар музыкаль подкасты «Яңгыраш»ны карарга чакырабыз.

Бу чыгарылыш кунаклары ‒ опера җырчысы (сопрано), Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Илюса Хузина; музыкант, җырчы, продюсер, концертмейстер, «Болгар кызлары» вокаль триосының солисткасы Айгу Зайнуллина һәм яшь җырчы Марьям Заппарова.

Тапшыру музыкаль импровизацияләр белән үрелеп бара: өлкәннәр һәм яшь катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаша, композитор һәм аның гаиләсе белән бәйле тарихларны искә төшерә һәм аудиоязмалар тыңлый. Подкаст тере музыка белән язылган, ә анда кунакларның синтезатор көенә башкарулары аерым урын алып тора.









Главная Программа Видео Шортс Поиск