Канал яңалыклары 02.11.2026

«Иман әлифбасы»ның яңа чыгарылышын карамый калма!

«ШАЯН ТВ» каналында уникаль телепрограмма «Иман әлифбасы» бар икәнен белә идеңме? Бу проект балаларны аралашу һәм практик шөгыльләр аша ислам дине белән таныштыру максатын куя. 

«Иман әлифбасы» тапшыруы ислам диненең төп нигезләре, кыйммәтләре һәм традицияләре турында мәгълүматлар тәкъдим итә. Программада балалар өчен аңлаешлы һәм җиңел телдә сөйләшү оештырыла, бу исә яшь тамашачыларның дингә карата кызыксынуын арттыра. «Иман әлифбасы» программасы тамашачыларны ислам дине белән таныштырып кына калмый, ә аларга әхлакый кыйммәтләр, дуслык, ярдәмләшү һәм бер-береңә хөрмәт күрсәтү кебек мөһим төшенчәләрне дә җиткерә. Әлеге чыгарылышта сез тәсбих белән танышырсыз. Тапшыруны Марсель Әхмәдуллин һәм Солтан Шаһиев алып бара.

Главная Программа Видео Шортс Поиск